Эзләү нәтиҗәләре
- федько, чыннан да, нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерып уйланып торды, бүреге белән тагын битен сөртеп алды, шуннан соң өзек-төтек сөйләргә кереште: — Без азыкларны төяп бетергән идек инде, шул чакта фашист козгыннары килеп чыктылар. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Ахрысы, җеп очын югалтып җибәрде, озак кына дәшми торды. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Чынлап та, әгәр дә мәгәр, әйтик, бомба чабып барган машинаның борын төбенә төшсә, ул чагында машинаңны йөге-ние белән әллә кая ыргытып бәрер иде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Инде ерактарак төшеп шартласа, ул чагында федько машинасын йә туктатып өлгерер иде, яки, өлгерә алмаса, чокырга машинасының борыны белән кадалып барып төшкән булыр иде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Ләкин моңа да ышануы читен, чөнки ул чагында йөк төягән машина ватылмыйча калмас иде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Безнең командир үзе чокыр комын ишә-ишә төшеп, машинаны кат-кат әйләнеп, астын-өстен дигәндәй, җентекләп карап чыкты, әмма бер бөртек ватылган җирен таба алмады. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Кыскасы, сүз күп булды, кычкырдылар, бәхәсләштеләр, көлделәр, әмма ләкин бу табышмакның ачкычын табучы булмады. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Тик иң ахырдан безнең командир, аптырагач-йөдәгәч, башын кашып, сорау рәвешендә генә әйтеп куйды: — ә бәлки, шартлау дулкыны машинаны үзенә тартып алгандыр, ә? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Машинаның йөген бушаттык, аннары бер унбишләп кеше аны чокырдан өстерәп тә чыгардык. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
- Аңа әледән-әле кемгәдер эчен бушатырга кирәк. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК